Кеше тикшерергә яратасыз,
Шулай булган!-диеп сөйлисез.
Киләчәктә сезне ниләр көтә,
Ансын менә төгәл белмисез.
Минем белән булмас әле,диеп,
Тәнкыйтләмә кеше тормышын.
Белмисең бит нинди күчтәнәчләр,
Әзерләвен сиңа язмышның.
Тормыш булгач була төрле хәлләр,
Беребез дә түгел фәрештә.
Унышлар да була,ялгышлар да,
Бар да унай бармый һәр эштә.
Кеше тикшергәнче шуны телә,
Ялгышлардан раббым сакла,дип.
Ходай бәндәләре,беребез дә
Хаталардан хали тугел бит.
Автор билгесез....