Предыдущая публикация
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
  • Главная
  • Увлечения
  • Видео
  • Группы
  • Люди
  • Публикации
  • Игры
  • Подарки
  • Поздравления
  • Помощь
  • русский
Левая колонка
Фотография от Айрат Магадиев

Айрат Магадиев

Последний визит: 20 янв
Фотография от Айрат Магадиев
Фотография от Айрат Магадиев
Gif
Фотография от Айрат Магадиев
Фотография от Айрат Магадиев
Фотография от Айрат Магадиев
Фильтр
ЗаметкиУвлечения
Айрат Магадиев
8 окт
Айрат Магадиев
85 яшьлек абзыебыз 54 яшьлек улы 51 елдан соң бер берсен эзләп таптылар. Мин шушы дулкынландыргыч вакыйганың шаһиты булдым.

Туганнарым, нинди шатлык!
Мөгҗизә туды таңда.
Ярты гасыр гомер үтеп,
Туганым кайтты янга.
Күпме еллар үткән бит,
Нинди бушлык арада...
Сагышлар да -сагынуларны
Сүзләр белән тутыра.
Әти белән ул-
Сөенә караш төбәп,
Яшләренә ирек куеп,
Башларын –башка терәп.
Гаеп тә әзләмиләр-
Эзләр кайда югалган?
Күпме вакыт үтсә дә
Алар ир булып калган.
Җир белән күк тә
Очрашалар офыкта.
Кеше башларыннан йөри
Аңа язган язмыш та.
Айрат Мәһәдиев
сентябрь 2017
Айрат Магадиев
29 сен
Айрат Магадиев
Салкын яңгыр биткә бәрә
Сары көзнең соры көнендә,
Агач башларыннан тибрәлдереп
Җил дулады төнен дә.
Болыт агыла көнбатыштан
Сыйпар булып өйнең түбәсен,
Көзләр ала үз кулына
Аңлап хуҗа буласын.
Агачларга сары буяп
Кырлар кара – сөрелгән,
Печәннәре күбәләнеп
Кышкылыкка төренгән.
Ике болыт арасыннан
Кояш карый үрелеп,
Моңсулатып күңел хисен
Яфрак төште өзелеп.
Көзләрнең дә үз матуры
Булыр алтын көннәре,
Килер кышлар, язлар килер
Исән генә булгыры.
                     
Айрат Магадиев
25 фев
Айрат Магадиев
Әтигә 80 яшь булды. Үткән җәйне дистә елдан артык эшсез торган ат арбасын куллары белән сыйпап эченнән генә нәрсәдер сөйләгәнен күзәтеп тордым. Шигырне шушыңардан чыгып яздым.

Олыгайдың да бит әти
Ниләр уйлый күңелең?
Еллар узып оныта алмый,
Ат арбасын сыйпый кулларың.
Минем дә бит узды хәтәр чаклар
Күчәреңнән тотып күтәреп,
Иңнәреңә баскан авыр йөкне...
Авырлыктан сине коткарып.
Берәү китә, кемдер килә
Дөнья шулай корылган,
Беребез тәгәрәп ,ә мин атлап
Шулай үттек тормыш юлыннан.
Өй алдында ат арбасы
Хуҗасының тоеп кулларын,
Сагынамы- тора боексынып
Җирсәп куя җилгер чакларын.
Тоядыр да, көч калмаган
Хәлсезлеген тоеп кулларның,
Ышанадыр булмасына
Бергә булмас башка юлларның.
           
Айрат Магадиев
30 ноя 2024
Айрат Магадиев
Зарланмыйкчы гомер уткәненә
Шөкер итик монысы булганга,
Икәү булмый – берсен яшик
Йөзә белми китмик тирәнгә.
Күп кирәкме әдәм баласына
Күкрәгендә телер икмәге,
Яшең баргач –исәнлеге,
Кире китеп аксар бер мәле.
Балаларың куандырса-
Үзе татып яшәү тәмнәрен,
Янда булса якын кешең
Башың сыйпап авыр мәлләрен.
Эшең булса җан яраткан
Хезмәт итеп яшәү чыганак,
Кайтуыңа ярын каршы алса
Дөнья матур, шундый түгәрәк.
Кешеләргә күп кирәкме?
Дуслар булса исең китәрлек,
Яшәү матур, сокландыргыч!
Матур үтик, барып җитәрлек.
             Айрат Мәһәдиев ,ноябрь 2019

Айрат Магадиев
25 окт 2024
Айрат Магадиев
Онытылмас сөю
Кулың бир дә җитәкләшеп барыйк,
Ялгыз үскән тирәк янына,
Тирәк кочып вәгъдәләрнең
Шаһит булган алсу таңына.
Күл өстеннән таш чирттереп
Икәү бергә бәхет юрадык,
Әйләндектә кире кайтып
Яшлек елларында югалдык.
Кулларыма алып әйләндерәм
Ал чәчәкле болын өстеннән,
Чык суларын сибеп битләреңә
Сискәндереп яшьлек хисеннән.
Ачып сал да йөрәгеңне,
Кабатлачы яшьлек сүзләрен,
Ә ялгышсаң гафу итеп
Битләреңнән килеп үбәрмен.
Айрат Мәһәдиев, октябрь 2017
Айрат Магадиев
18 июн 2024
Айрат Магадиев
Беләм инде нәрсәлектән
Илаһи көч күңелдә,
Эшләтә дә ашыктырып
Ашкындырып йөгертә.
Һич күренми кимчелегең
Аңа күзләр йомылган,
Бөтен дөнья матур булып
Ак чәчкәгә күмелгән.
Хыялларым синең белән
Төне ала йокыны,
Әсирлектә минем йөрәк
Мөхәббәтнең тоткыны.
Әй утларда янып – көеп
Шашынып сөюләре,
Бер көлеп тә, бер елап
Яратам диюләре.
Сөйдек тә без, сөелдек тә
Сөюләрнең алтыны,
Әле һаман җылыта
Мөхәббәтнең ялкыны.
                              Айрат Мәһәдиев июнь 2019
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту

548

  • Фавис Галяутдинов
    Фавис Галяутдинов
    д. Башкортостан (Аскинский район)
  • Икрам Мухаметзянов
    Икрам Мухаметзянов
    Казань
  • Рим Галеев
    Уфа
  • Фанис Исламов
  • Евгения Каримова
    Евгения Каримова
    Уфа

  • Бесплатная открытка бант, шарики, елка, спасибо
  • Бесплатная открытка девушка, с рождественским сочельником, мира, благодати в дом, текст

27

  • WH все о резьбе по дереву и столярному делу
    WH все о резьбе по дереву и столярному делу
    6423 подписчика
  • Башировский сельсовет
    Башировский сельсовет
    118 подписчиков
  • БАШКОРТостан ( BASHKORTostan )
    БАШКОРТостан ( BASHKORTostan )
    65762 подписчика
  • СОСЛУЖИВЦЫ 27 ГВАРДЕЙСКОЙ МОТОСТРЕЛКОВОЙ ДИВИЗИИ.
    СОСЛУЖИВЦЫ 27 ГВАРДЕЙСКОЙ МОТОСТРЕЛКОВОЙ ДИВИЗИИ.
    827 подписчиков
  • МФЦ Республики Башкортостан
    МФЦ Республики Башкортостан
    1609 подписчиков

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.

Зарегистрироваться