Туган якка кайтам, туган якка
Әнкәм көтә бит мине анда.
Мул өстәлен әзерләп түгел,
Тик зиратта көтә, зиратта.
Кайтам, әни, сине бик сагынып,
Атлап керәм зират капкасын.
Күршеләрең синең ишәйгәннәр,
Кемнәр килгән калдырып баласын?
Сагынулар өзә үзәкләрне,
Бәгырьләрне телә булмавың.
Еллар һаман безне ерагайта,
Һич кайтарып булмый узганын.
Хуш, әнием, кабат китәм инде,
Тыныч йокла, минем газизем.
Агач башларында эленеп калды,
Ачы хәсрәт, ачы күз яшем.
Фирдәвес Рәхмәтуллина