Пенсиягә чыктым, шундый рәхәт
Кадерен белеп ятам,
Телефоннан сәгать буе
Җай гына гайбәт сатам.
Кемнәр туган, кемнәр үлгән,
Кемдә бәйрәм, кемдә туй?
Бар нәрсәне белер өчен
Башта кайный төрле уй.
Белми калсаң йоклап булмый
Ризык үтми тамактан,
Кайчак елап та алгалыйм
Яшь агызып яңактан.
Элек ничек яшәгәнмен
Яңалыклар белмичә,
Гомер үткән контор саклап
Кояшны да күрмичә.
Отчётлар төшкә кергәндә
Кайчак куркып уянам,
Чынбарлыкта булмаганга
Сабыйларча куанам.
Бураннарда тәрәзә аша
Елмаеп карап торам,
Язгы сулар аккан чакта
Чыгып аларны ерам.
Магазинга килеп кергәч
Бер түгел биш әйләнәм,
Туктап-туктап һәр әйбернең
Хакларына бәйләнәм.
Бер кошилек, бер товарга
Бик озак карап торам,
Бу айда н