Әни.
“ Әни ” диеп үтә һәрбер көнем,
“ Әни ” - иң беренче әйткән сүзем.
Әни куены һич онытылмый,
Авыр чакта безне әни аңлый.
Әни җылысын бар җиргә сибә,
Безнең яшәү юлыбызны белә.
Әни күзе начарлыкны күрә,
Әни безгә дөрес киңәш бирә.
Еракларга китә юлларыбыз,
Әниләргә дога кылыйк без.
Әниләрне һичкайчан онытмыйк,
Аларның гел хәлен белеп торыйк.
Баш хәрефтән булсын әни сүзе,
Шатлык кына күрсен әни күзе.
Хөрмәт кирәк әниләребезгә,
Алар бәхет кенә тели безгә.