Аллаһыма рәхмәт әйтәм көн дә,
Биргән өчен миңа яшәү көчен.
Бу тормышка сөю уятканы,
Саулыгымны кызганмаган өчен.
Рәхмәт укыйм сөеп биргән өчен,
Гаилә назын, ана бәхетләрен.
Олы йөрәк, нечкә күңел биргән,
Тоеп яшәү тормыш рәхәтләрен.
Сабырлык һәм түземлекләр биргән,
Сыгылмаска тормыш җилләрендә.
Янәшәмә биргән шундый кеше,
Таянырдай ныклы иңнәренә.
Күңеле үсеп яши алсын, диеп,
Тыныч, имин тормыш биргән өчен,
Кадерләрен белеп яшәрмен мин,
Кызганмыйча бөтен булган көчем.
Рәхмәт сиңа барысы, барысы өчен!!! (Г.Шәрипова)