Кыз бала язмышы...
******************
Кыз баланы назлап, устерәбез,
Сөеп ,үбеп ,иркәләп кенә.
Оясында озак тормас инде,
Кыз балабыз бит ,кунак кына.
Каты итеп аңа бәрелмәгез!
Чылатмагыз аның кузләрен!
Буйсына ул, сайлап алган ярга,
Ышандыклы булса сүзләре..
Бар булмышы белән килеп керә,
Чит ят җиргә , язмыш ярына.
Вакытлыча түгел ,мәңгелеккә,
Тугры булып сөйгән ярына.
Кыз баланың ,куңелен өшетмәгез!
Булсын анда ,һәр чак җылы җәй,
Бөреләнеп , аткан чәчкә бит ул ,
Озатуы бигерәк тә җәл.
Кыз баланы ялгыз калдырмагыз!
Хәл белегез , читтә булса да ,
Төшкән җирдә яши, үз итә ул ,
Күзләренә яшьләр тулса да.
Кыз балага бәхет телик әле ,
Язмышлары булсын кайгысыз,
Туып ускән ө