Сиңа...
Сине генә өзелеп яратканга,
Яшәүләрем шушы дөньяда.
Синсез булу, синсез калуларны
Аласылар килми уйга да.
Сине генә өзелеп яратканга,
Калганмындыр шушы көннәргә...
Сине күргән төшләремдә калып,
Кайтмас идем синсез өннәргә.
Сине генә өзелеп яратканга,
Күңел ятмый бүтән берәүгә.
Миңа кадәр, минем кебек сине
Сөймәгәндер,иркәм, берәү дә!..
Айдар Маннанов.