Яңгырлы, салкын көзге көннәрдә салкын тиеп авыру очраклары ешая. Грипп дигәне дә ерак йөрми. Авырып китә калсагыз, гади, әмма үтемле чараларны белеп тору комачауламас.
Аягыгызны 20 минут кайнар суда тотыгыз. Моны йокларга ятар алдыннан эшләсәгез, процедурадан соң, аяк табаннарына җылыта торган бальзам яки спирт ышкыгыз. Өстеннән җылы оекбаш киегез.
Борыныгыз томаланса, табада биш аш кашыгы тоз җылытыгыз. Кайнарлангач, оекбаш эченә салып яки кулъяулыкка төреп, борын төбенә куеп торыгыз. Тоз урынына яңа гына пешкән күкәй куярга да була. Аны, пешермәс өчен, сөлгегә төреп тотарга кирәк.
Тамак авыртса, сулыш алып булмаса, ике чикмәнле бәрәңге пешерегез. Һәрберсен дүрт өлешкә бүлеп, кабат кәст