Предыдущая публикация
Үпкәләмә, "сөясеңме"-дигән
Соравыңа җавап бирмәсәм...
Син теләгән җырга көйләр табып,
Моңлы итеп җырлый белмәсәм.
Үпкәләмә, әгәр күзләреңә,
Туры караш сала алмасам...
Йоклый алмый чыккан төннәреңдә
Бер җылы сүз таба алмасам.
Үпкәләмә, әгәр сиңа гына
"Бүләк итәм"- дисәм язларны.
Яз нурлары сиңа итсен иде,
Йорәгемдә булган назларны.
Үпкаләмә, әгәр язгы җилләр,
"Әле генә кайтмый"- дисәләр...
Йөрәгеңдә булган яраларга
"Дус-дошман"нар тозлар сипсәләр.
Үпкәләмә җаным, үпкәләмә,
Сөю уты күзгә күренми.
Кыяларда үскән гөлләр дә бит
Салкын ташта, әммә сүрелми!
Илдар Нуртдинов. 22.03.25.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 51
Тик кайгылар белэн түлэмэсен
Жаль.
Бөтә яҙған шиғырҙарығыҙҙы ла көйгә һалып, йырлап йөрөр инем.