Марат Кабиров
Ир канаты (Повесть)
1 - 2 бүлек
1
Хатыны җен кебек аның. Әллә ничә тапкыр сынаганы бар, шешә ачтымы, хатыны килеп чыга. Бу юлы да шулай – гаражга кереп, кичә кичтән яшереп куйган шешәне ачып җибәрүе булды, ишек төбендә хатынының тавышы ишетелде:
– Нәрсә, әллә бүген дә эчәргә җыенасыңмы? Таң тишегеннән…
Бәкер аракыны ялт кына бензин, май тутырылган пластик шешәләр арасына шудырды да өстенә буш капчык ыргытты, аннан соң тавышны ишетмәгәнгә салышып, өстәлдәге шөрепләр яшнигендә казынырга тотынды.
– Аракы исе чыккан кебек, – дип сөйләнде хатыны, – Син нишлисең монда?
– Аракы түгел, тормоз сыекчасы ул, – Бәкер өстәлдәге шешәне алып, хатынының борын төбенәрәк китерде, – Аның да