Гашыйклар көне буген.
Яратканнар бәйрәме .
Һәммәгезгә бүләк итәм,
Матур чәчәк бәйләме !!!
Йөрәк бүләк итәр идем,
Үземә , берәү генә .)))
Җан җылымны җибәрәмен,
Кабул итегез менә !
Гашыйк булыгыз дөньяга,
Чәчәкләргә ,гөлләргә...
Сез дусларым чәчәк кебек,
Үзегез бер ГӨЛЛӘМӘ !
Һәр көнне елмаеп яшик,
Гашыйк итеп дусларны !
Дуслыктан , ихлас Сөюдән,
Кадерле соң ни бар ул ?
Изге теләкләрем сезгә,
Гашыйлар бәйрәменә !
Күмелеп яшик һәркөнне,
Ярату сүзләренә !!! ❤❤