Без һәммбез авыл балалары,
Кайда гына китеп яшәсәк тә.
Киң күңелле, кешелекле затлар,
Кайчак яшен булып яшьнәсәктэ.
Кайда инде безгә яшен булу?
Ләйсән яңыр булсак шул җитә.
Тату яшик, ап- ак эз калдырып,
Яшь гомеркәйләр бит тиз үтә.
Тик сугышлар гына бетсэ иде, Канлы күз яшьләре түгелмәсен. Балакайлар исән- имин булсын, Яшьли гомерләре өзелмәсен!
Без бит җиргә бары сәяхәткә –
Командировкага килгәнбез.
Яши торгач онытып киткәнбез,
Мәңгегә килдек, дип белгәнбез...
Дөнья фани, нәрсә бүлешәбез?
Бар да калачак бит өелеп.
Тегесе юк, дип, монысы юк, -дип,
Яшәмикче, дуслар, көенеп.
Дөнья малың булмаганы әйбәт,
Байлык та юк, димәк - кайгың да.
Көнчелләр юк, аяк чалучылар,
Тормыш юлларыннан барганда...
Алга чапмыйк, артта да таптанмыйк,
Акча җыймыйк өзеп авыздан.
Иркен сулап яшик, аллаһу сакласын,
“Әҗәл” атлы усал явыздан!
Гөлсимә Зиннәтле. Борай.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев