ҖӘЙ
Ни әйтсәң дә җәй, җәй инде- җылы,
Үзе рәхәт, үзе күңелле!
Эшләп кергәч ,эчкән салкын су да,
Шундый тәмле ширбәт шикелле!
Җәй җылысы җанга, күңелләргә
Йөрәкләргә кереп урнаша!
Ә күзләрдә- кояш нурларының
Очкыннары биеп уйнаша!
Чәчәк исләреннән баш әйләнеп,
Уйнаклыйсы килә, чабасы!
Кинәт килеп яуган яңгырында,
Манма суга килә каласы!
Рәхәт бакчасында булса булыр,
Мондый сафлык, мондый матурлык!
Таң атканда сандугачлар җырын,
Тыңласаң да, телсез калырлык!
Ул кырлардан, яшел урманнардан
Җил китерә яфрак исләрен!
Гүзәллеге күзне камаштырып,
Күңелләрнең били хисләрен!
Әй җиләкле, ямьле җәй айлары,
Тик кыска шул , синең гомерең!
Кай арада , сизелмичә уза,
Кала алмыйбыз, белеп кадерең!