Бу җирләрне ташлап китәлмәм...
- Тау башыннан урап төшәм әле, - димен әнигә.
- Кыш көнендә тау башында нәрсә бар? - ди ул.
- И, әни! Кыш көнендә тау башында нәрсә булсын инде, - димен шуны да белмисеңмени дигән тон белән, - җиләк ашап төшәм.
Язмы, көзме, җәйме үзенә тарта да тора тау...
Кар азрак салган урынны эзләп, югарыга үрмәлим. Бер туры басып, бер мүкәләп, корыган үләннәргә ябыша-ябыша, ниһаять, яр башына җитәм. Тыннар кысыла. Сулыш алу тынычланганчы, аркага ятып торам.
Бәләкәй чакларларда йөгереп булмаса да, җитезрәк менелә иде. Хәзер елгырлык бетте шул.
Бераз хәл кергәч, артка борылып карый-карый, иң биек ноктаны эзләп китәм. Шул минутларда "җилкәдән тау төшә": иңбашлардагы, аякл
Имеш, борын-борыннарда авылдашлар икмәк үстергән, көтү көткән әлеге мәйданнарда урман шаулаган. Менә шуларны уйлап-исәпләп, 2023 елның апрель аенда, әнинең хәер-фатихасы белән, балалары, оныклары монда наратлар утыртты. Аллаһ боерса, җитер бер заман, борынгы урман, яшь үсентеләргә көч-куәт өстәп, яңа урманга терәк булыр. Тамырлар тамырга үрелеп, буыннар чылбырын дәвам итәрләр.
Нәсимә наратлары бездән соң да бу җирләрне бизәрләр...
1 май 2023 ел.