Төшләремдә,буген, туганым
Кисәттең күк кебек нидәндер
Дәшми генә карап тордың да син
Чыгар юлларыңа юнәлдең...
Без бит сине бик тә сагынабыз
Дип әйтәсем килгән иде бик
Төштә генә күрешергә калды
Синсез яшәү бик тә кыен бит.
Дәшмәсә дә берсүз рәхәт булды
Якынымның тойдым җылысын
Иңнәрмдә кайгыртулы караш:
"Вакыт, дидең, йотар барысын"
Бар да үтәр,син кайгырма дидең
Кышлар килә,әнә,диясең
Син быел да, тәрәзәдән һаман
Тилмерепләр аклык көтәсең?!!
Һәр яңа көн саен артта калсын
Онытылсын салкын бу төннәр
Табигатькә килгән аклык белән
Тынычлансын безнең күңелләр!