Рәнҗемәскә диеп тыелсаң да,
Басып булмый йөрәк ярсуын.
Чын дустым дип йөргән кешеләрең
Бер көн килеп чәчсә агуын.
Җан- бәгырьне өшеткәндәй була
Чәнечкеле авыр сүзләре.
Үзәгеңә үтсен дип тырышып,
Зәһәр сүзне сайлый үзләре.
Әле генә сердәш, чын дус иде...
Ничек үзгәрә соң бу кеше?!
Иткән изгелеген сызып ташлый.
Кеше түгелдер бу, җен эше!
Яхшылыкны бик тиз онытабыз,
Үчләшәбез, ачу тотабыз.
Дус-туганны югалтулар аша
Ни җиңәбез, нәрсә отабыз?!
Чөймик борыннарны югарыга,
Тәкәбберлек юлдаш булмасын.
Сабыр булыйк, гафу итә белик.
Арабыздан җил дә узмасын!