Предыдущая публикация
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
  • Главная
  • Увлечения
  • Видео
  • Группы
  • Люди
  • Публикации
  • Игры
  • Подарки
  • Поздравления
  • Помощь
  • русский
Левая колонка
Обложка профиля
Фотография от Гисса ))

Гисса ))

Последний визит: 25 фев 2022
Фотография от Гисса ))
Фотография от Гисса ))
Фотография от Гисса ))
Фотография от Гисса ))
Gif
Фотография от Гисса ))
Gif
Фильтр
ЗаметкиУвлечения
Гисса ))
2 янв 2022
Сагындым,диярсең,уфтанып,
Көтәрсең,син дә әле сызланып...
Тик калыр барсыда уйлардан,
Яшәргә соңыннан сагынып...
Юк инде табылмас юллары,
Назлаган сөйгәннең куллары...
Җылытып әрнегән җаныңны,
Калыр,тик яшьләрең-юллары...
Күзләрең сагынып көтсәдә,
Сөртсәдә җилләре яшьләрең...
Сагындым,диярсең,уфтанып,
Онытып син әйткән сүзләрең...
Соң булыр,юк кайтмас вакытлар,
Тукталып калырсың көзләрдә...
Керсәңдә язлардан-җәйләргә,
Кыштанда суыгы-сүзләрдә..

Илдар Гисмат.02.01.22.
Гисса ))
25 дек 2021
Чәчәк аткан язлар арта инде,
Килгән җәйдән җиләк исләре...
Килде кышлар киендереп акка,
Йомшак карга төреп көзләрне...
Һәркемгәдә үз вакыты елның,
Кемдер көтә сагынып язларын...
Ташып сулар,аккан чакта бозлар,
Каңгылдашып кайткан казларын...
Көтә шул ук язны хыялыннан,
Үз дөньясында гына кичергән...
Шул бер төне хәтерендә аның,
Шомырт исен иснәп исергән......
Кем өчен дер җәйдән матуры юк,
Кызарып пешкән чакта чияләр...
Үз җәенә кайтып уйларында,
Сагынып узганнарын,сөяләр...
Кайсысыдыр алтын көзне көтә,
Җил шаярып яфрак куганда...
Искә ала татлы бер минутны,
Чумып бәхеткә,яңгыр яуганда..
Илдар Гисмат 25.12.21
Гисса ))
22 дек 2021
Сине генә,сине яраттым мин,
Сүзләремә көлеп карадың...
Ялган хистә яши алмыйм ,
Агы булган кебек караның....
Чәчәкләре булса күбәләкнең,
Син назларым идең җаныма...
Сайрый алмый хәтта кошлар,
Читләр кунса килеп талына...
Яраттым мин,сине яраттым мин,
Сузләр булып калды хисләрем...
Алсамда мин көтеп язларымны,
Күзләремдә синсез,көзләрем...
Ак буранга кереп адашамда,
Томаннардан йөрим саташып....
Сине димен,сине яраттым мин,
Ялгыз җанымны кабат елатып..

Илдар Гисмат. "21.12.21.
Гисса ))
22 дек 2021
Гисса ))
Беләсеңме?Авыр икән синсез...
Белеп яшәү синең юклыкны...
Таңда торып карап тәрәзәдән,
Көтсә җаның кабат офыкны...
Авыр икән синсез..Беләсеңме?
Сизәсеңме,синдә барысын?
Вакыт миңа,кара,диясеңдә,
Алып китәсең йөрәгем яртысын...
Беләсеңме?Синсез авыр икән,
Уйларыңа ялгызың кайтасы...
Ярар киттем,"пока",дигән чакта,
Тирәнәя тагын йөрәк ярасы...
Беләсеңме? Юк,нигә соң,
Сорау биреп сине талдырам...
Уйларымда сине бер минутка, 
Җитмеш үпсәм,сиксән сагынам!

Илдар Гисмат. 21.12.17.
Гисса ))
16 дек 2021
Бер аңларсың.ләкин вакыт кына,
Үткән булыр салып эзләрен...
Җаның елар,күңелең тулыр яшькә,
Булмас кешең эйтер сүзләрең...
Хисләреңнән тулган булыр хыял,
Күңелең тырнап яшәр уйларың...
Керсәңдә син яраткан кочакка,
Тик бушлыкны кочар кулларың...
Үзгәртәсең килер шул минутта,
Кайтарып барын үткән,узганнан...
Үкенерсең тешләп иреннәрең,
Эйтер сүзләр,эйтелми калганнан...
Тормыштада барысы гади генә,
Төнне калдырып-ата таңнары...
Яратканны никтер сөйми күңел,
Яшәр өчен соңын,үкенеп аннары!

Илдар Гисмат.16.12.21.
Гисса ))
12 дек 2021
Гисса ))
Салмак кына яуган карга карап,
Хәтер битләремне актарам...
Сагынамда,әйткән сүзләреңә,
Хыялымда кайтам яңадан...
Карлар гына хыял сукмагымны,
Аңламыйча никтер күмәләр...
Иреннәрем тәрәз пыяласын,
Синең ирен,диеп,үбәләр...
Искән җилдән сулышыңны тоеп,
Куллар эзли,синең кулларны...
Салмак кына яуган ап-ак карлар,
Каплый сыман кайтыр юлларны...
Керфегеңә кунган кар бөртеге,
Тамчы булып җиргә тамганда...
Уйлыйсыңмы син дә,минем хакта,
Карап салмак яуган карларга?!
Илдар Гисмат. 08.12.18.
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту

1307

  • Любовь Петрова
    Любовь Петрова
  • лили дышина
    лили дышина
    казань
  • Расиля Кабирова
    Расиля Кабирова
    Бишкек (Пишпек, Фрунзе)
  • Раиля Гинатуллина
    Раиля Гинатуллина
    г. Энгельс (Саратовская область)
  • Эдуард Садриев

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.

Зарегистрироваться