
кире килеп тагын карлар яуды
ак булса да нигә икән шатлыгы юк
вакытында кирәкмәсне эшләгәнне
җир йөзендә әдәм заты яратмый шул...
балалар да ак бабайны әвәләми
чөнки аның иллә мәгәр юеш кары
күбәләкләр булып очып яумый
аяк асты чыптыр чыптыр,юеш бары.
Көткән чакта көтек булып тилмерәсең
ә көткән ул вакытында килә сирәк
Яз булса да яшьлек язы түгел шул бу
Шуны аңлап артык хисчән түгел йөрәк.
Талпынмый бит мәхәббәтен эзләп бик очынмый
кабат килеп яуган карга бик пошынмый
Без генә хәл итәлми торган күп эшләр бар
Вакыт җитми хәттә шуны җан төшенми...
вакыты түгел,урыны түгел,кирәк түгел
безгә шулай кебек кенә тоела бары
Менә бүген килеп кирәкмәскә әллә ничек
көне буе әле дә явып тора кары...
Урамдагы халыкны өенә куып вакытсыз гына
вакытлыча гына ява юеш кары
Әлхәмдүлилләһи диеп сабыр кылыйк
зарлыларның бер кайчан да бетми зары...
Минзәлифә. Апрель унынчы көн.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев