1906 елда басылган торак урыннары исемлегендә Муса авылы һәм Кизәк елгасы авыллары хакында мәгълүмат бирелә. Күрәбез, Муса авылы - иң эре авыл. Халкы - 2005 кеше.
1914 елда халык саны югары ноктага хәрәкәт итә - 2323 кеше. 1917 елда авылда халык саны үсеше ягыннан рекорд куела: мусалылар саны 2341 җитә. 1920 елда халык саны бераз азая: 2294 кеше.
2025 елда Иске Муса авылының гомуми халкы бары тик 456 кеше тәшкил итә: 215 хатын-кыз, 187 ир-ат, 54 - балалар.
ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДА БАСЫЛГАН ТОРАК УРЫННАРЫ ИСЕМЛЕКЛӘРЕННӘН МУСА АВЫЛЫНА КАРАГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР
1870 ЕЛ
1870 елгы торак урыннар исемлегендә түбәндәге мәгълүмат яктыртылган: Уфа өязе 1 нче станда (Уфадан Оренбургка баручы почта юлыннан уң яктан һәм Дим елгасының уң ярына кадәр) урнашкан.
Муса - Кизәк елгасы янындагы авыл; 179 хуҗалыкка 569/565 кеше туры килә – башкортлар; мәчет, училище, су тегермәне; чабата үрү.
1896 ЕЛ
1896 елгы торак урыннар исемлегендә түбәндәге мәгълүмат яктыртылган: 1 нче стан, Караякуп волосте
Муса: Кизяк елгасы янындагы авыл; 285 хуҗалыкка 935/925 кеше туры килә; 2 мәчет, татар мәктәбе, хәзерге вакытта кулланылмаган ашлык саклау склады, бакалея кибете.
1898 ЕЛ
Уфа өязе буенча статистик мәгълүматлар җыентыгы, 1898 ел. Караякуп волосте, 690 нчы бит.
Муса авылы: Кизяк елгасының ике ягында тигезлектә урнашкан; участокның төньяк өлешендә Бүзанак елгасы ага; кырларда якынча 10 күл һәм 4 сазлык бар. 1888 елда әтиләре хуҗалыкларыннан аерылып чыккан 29 җан исәпкә алынган, һәм ревизиядә теркәлгән 527 җанга һәм әтиләреннән аерылып чыккан 29 җанга җир яңадан бүленгән. Кырларның яртысы түбәнлекләрдә, яртысы авыл янындагы биеклектә урнашкан. Җире – кара туфрак. Кырларда 10 елга бар, аларның кайберләре генә үлән белән капланган. Авылда 2 алты атлы суккыч һәм гади 5 суккыч бар. Урман тигезлектә, 1 участокта урнашкан. Көнкүреш шөгыльләре: агач осталыгы; арбалар, сабаннар һәм крестьян хуҗалыгы өчен башка кирәкле әйберләр ясау; күпчелеге кышын алдан акча алып, күрше җир хуҗаларында игенчелек эшләрендә эшли; берничә хуҗалыкта умарта бар.
1906 ЕЛ
1906ел / Абрай волостенә керә. Муса: Кизяк елгасы буендагы авыл, юлдан ерак түгел, 2 мәчет, хәзерге вакытта кулланылмый торган ашлык саклау урыны, бакалея кибете; 344 хуҗалыкта 1004/1001 кеше; игенчелек.
1914 ЕЛ
Уфа өязе крестьян хуҗалыкларына йорт-йорттан исәп алу буенча белешмә. 1914 ел
Муса: Муса авыл җәмгыяте, мещерәкләр, припущенниклар, 437 хуҗалыкта 1220/1103 ир-ат һәм хатын-кыз халкы яши.
Арендасыз, үз җире белән тәэмин ителгән хуҗалыклар:
җирсез хуҗалык – 24; 3 десятинага кадәр – 4; 3-5 десятина – 47; 5-10 десятина – 187; 10-15 десятина – 134; 15-20 десятина – 12; 20-30 десятина – 19; 30-40 десятина – 3; һәм 40 десятиннан артык – 7 хуҗалык.
Арендадагы җирне дә кертеп, хуҗалык җирләрен куллану күләме буенча хуҗалыкларны бүлү:
җир кулланмаучылар – 36; 3 десятинага кадәр җир кулланучылар – 28; 3-5 десятина – 53; 5-10 десятина – 146; 10-15 десятина – 114; 15-20 десятина – 33; 20-30 десятина – 16; 30-40 десятина – 4; һәм 40 десятиннан артык – 7 хуҗалык.
Бөтен авыл буенча терлек саны: 3902 баш
Атлар буенча хуҗалыкларны бүлү: атсыз – 97; 1 эш аты белән – 173; 2 эш аты белән – 97; 3 эш аты белән – 35; 4 һәм аннан артык – 35 хуҗалык.
Сыерлар буенча хуҗалыкларны бүлү: сыерсыз – 162; 1 сыер белән – 142; 2 сыер белән – 74; 3 һәм аннан артык – 59 хуҗалык.
Терлекләр буенча хуҗалыкларны бүлү (гомуми): бернинди терлеге булмаган – 67; бер вак терлеге булган – 19; бер эре терлеге булган – 18; эре һәм вак терлеге булган – 333 хуҗалык.
Бал кортлары: 8 хуҗалык, 90 умарталары бар.
Өстәмә һөнәрләр: 114 хуҗалыктан 117 эшче.
1917 ЕЛ
Бу мәгълүмат исемлектән түгел, ә авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләреннән китерелде. 1917 елда Муса авылындагы 414 хуҗалыкта 2341 кеше яши. Бу - Иске Муса авылы тарихында иң күп кеше яшәгән дәвер. Гражданнар сугышы елларында авыл халкының саны берникадәр азая. 1920 елда хуҗалык саны арта, әмма халык исәбе кими: 450 хуҗалыкта 2294 кеше яши. Бу, беренчедән, авылның бер өлеше яңа урынга күчү белән бәйле булса, икенчедән, ир-атларның сугыш вакыйгаларына җәлеп ителүе сәбәп була.
1920 ЕЛ
Муса / Иске Муса авылы. Абрай волосте
1920 елга түбәндәге мәгълүмат теркәлгән: 450 хуҗалык һәм 1139/1155 мещерәк халкы;
1925 ЕЛ
1925 елга бер генә мәгълүмат теркәлгән: 322 хуҗалык.
Комментарии 6
2) башкортларның санын халык исәбен алу документларында махсус арттыру максатыннан, чөнки XVII, XVIII гасырларда патша колониаль сәясәтенә, урындагы рус чиновникларының башбаштаклыгына каршы яуга чыккан башкорт авыллары хәрби юл белән бастырыла, утка тотыла, нәтиҗәдә, Мин ыруы башкортларының саны шактый кими;
3) мусалыларга налогны түләмәү яисә льготалы түләү максатыннан, чөнки, патша указлары буенча, башкортларга налог түләү ягыннан зур ташламалар ясалган була;
4) исемлекне төзүче земство хезмәткәренең игътибарсызлыгы, үзләренең эшенә форма...ЕщёБу хәл түбәндәге сәбәпләр белән бәйле булырга мөмкин; 1) шул чордагы губернатор, земство фәрманнарында еш кына башкортларның, татарларның бер кавем булу күрсәтелә, аларның бары тик тел, гореф-гадәт ягыннан гына аермалары булуы билгеләнә; кайбер патша указларында типтәрләр белән мишәрләрнең башкортлар белән бергә бер халык – башкорт халкын тәшкил итүе күрсәтелгән була; ә патша указы - чиновниклар өчен мөһим документ, аның белән бәхәсләшеп булмый;
2) башкортларның санын халык исәбен алу документларында махсус арттыру максатыннан, чөнки XVII, XVIII гасырларда патша колониаль сәясәтенә, урындагы рус чиновникларының башбаштаклыгына каршы яуга чыккан башкорт авыллары хәрби юл белән бастырыла, утка тотыла, нәтиҗәдә, Мин ыруы башкортларының саны шактый кими;
3) мусалыларга налогны түләмәү яисә льготалы түләү максатыннан, чөнки, патша указлары буенча, башкортларга налог түләү ягыннан зур ташламалар ясалган була;
4) исемлекне төзүче земство хезмәткәренең игътибарсызлыгы, үзләренең эшенә формаль килүләре аркасында.
Әйткәндәй, мондый хәл Чишмә районындагы Тәпәреш, Ибраһим, Илкәш, Узытамак, Арслан, Яңа, Бүләкбаш, Югары Тирмә, Слак, Яңа Абдулла Бәрсүәнбаш, Үдрәкбаш, Чишмә һәм башка татар авыллары белән дә була. Алар бер тапкыр башкорт буларак документта күрсәтеләләр, алга таба исә мишәр яисә татар дип аталалар. Димәк, югарыда искә алынган күренеш очраклы булмаган.