Иске Мусаның данлыклы тимерчесе, тегү остасы, алтын куллы Гаттар бабай Хөснетдинов сеңелесенең кызы Гаишә апа килене, республикабызда танылган музыка белгече, безнең коллегабыз Виктория Анатолий кызы Симонова вакытсыз бакыйлыкка күчте.
Гайшә апаның бер гозерен авылдашыбыз Халисә Төфәтуллина җиткергән иде: “Марат, Гаишә апа синең башкаруыңдагы җырларны сорый, язмаларыңны җибәр әле!”
Мин кул астымдагы аудиоязмаларны электрон почта аша җибәрдем.
Бераз вакыт үткәч, филармониядә эшләүче Виктория Симонова шалтыратты: “Марат, минем кайнанам, Илдар иремнең әнкәсе – синең якташың бит. Ул миңа задание бирде – синең башкаруыңдагы башка җырларны да тыңлыйсы килә аның. Минем почтага сал әле, аудиофайлларыңны!” Гаишә апаның әнкәсе заманында Арслан исемле Ибраһим егетенә кияүгә чыга. Гаишә үсеп җиткәч, Авыргазы районы егете Ишмөхәммәтов Марс белән тормыш кора, хәзер Уфада яши.
Менә шунда белдем инде: Гаттар бабай Хөснетдинов сеңелесе кызы Гайшә апаның килене Виктория Симонова икәнне. Виктория теләсә кемгә кияүгә чыкмас иде. Димәк, Гаишә апа бик яхшы малай үстергәндер.
Виктория, Вика... Аны бөтен артистлар ярата иде. Сөйкемле, ачык күңелле, ярдәмчел, тирән белемле музыка белгече, концертларны югары дәрәҗәдә алып баручы лектор иде ул. Мин күпме еллар буе Виктория белән танышмын, күпме концертларда бергә булдык, күпме гастроль юлларын үттек?! Соңгы елларда ул педагогик эшкә күчкән иде, әмма концерт-лекцияләрдә катнашуын дәвам итте.
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты педагогы, лектор, күп санлы мәкаләләр һәм китаплар авторы Виктория Анатолий кызы Симонова республиканың музыкаль һәм мәдәни тормышында якты эз калдырды. Аның профессиональлеге, рухи юмартлыгы хезмәттәшләре, студентлары һәм дуслары хәтерендә мәңге сакланачак.
Комментарии 1