Көн туса да, еллар үтсәләр дә,
Башта кайный бары бер сорау.
Улым гөмере чәчкә аткан чорда,
Нигә суктың гомерен, син, кырау?
Нигә иртә килдең, ашыктың син?
Көз көне бит синең вакытың.
Түзмәдеңме көзләреңә тиклем?
Булмас дидең мени шаһитың?
Көздә гомер үзе сула дидең мени?
Синең юк бит анда кирәгең?
Гомер чәчкә аткан чакта килеп,
Өзәсеңме кеше йөрәген?
Кем дип уйлыйсың син үзеңне?
Нигә гомер язларында киләсең?
Сөлек кебек япь яшь гомерләргә,
Кызганмыйча нигә тиясең?
Күпме анда сине көтеп ятучылар,
Син алардан качып йөрисең.
Гөмер язы чәчкә атканнарны,
Учың белән учлап көрисең.
Җитми мени сиңа, чашасыңмы?
Белмисеңме кая булырга?
Тукта, кит син салкын көзләреңә,
Җиткән сиңа, вакыт туерга.
Салкын шул син, аңламыйсың,
Күптән туңган синең йөрәгең.
Бозлы тының белән бер өрүдә,
Аласың син барлык кирәген.
Эх..!
Кышка сине илтеп, карап торырга,
Ничек итеп карлар япканын,
Белер идең бәлки, япь- яшь гомерләрнең,
Салкын гүрдә ничек ятканын.
Йөремәс идең гомер язларында,
Ятыр идең тирән көзеңдә.
Кешеләрне кайгы басмас иде,
Нурлар балкыр иде йөзендә.
Вәкилә Фазылова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев