Сабый чакта, әнкәй мине сөя иде:
-Бала бит ул җаннан ярала,
Сез бит минем барлык булмышым,
Сезнең өчен яшим дөньяда.
Бала гына идем,сорап куйдым:
-Әнкәй,яшисең мени кабаттан?
Мин бит менә үзем өчен яшим,
Ходай безне шулай яраткан.
-И кызыкаем, бәләкисең әле,
Бала тугач дөнья үзгәрә.
Кояш нуры балкыбырак янса,
Кызлар кебек, җирдә бизәнә.
Балалар бит ул, өйнең яме,
Әти-әнисенең шатлыгы.
Шул балалар кулларына кала,
Аларның бит килер картлыгы.
-Ничек инде,сезнең картлыкны мин,
Кулларыма тотып йөримен?
Нәнәй бит үзе белән йөретә,
Синең кулларыңда күрмимен.
-Бала бит ул, җанның яртысы,
Уттан кирәк җанны сакларга.
Уклар гына аңа кадалмасын,
Кайгылардан кирәк якларга.
Әнкәй сөйли торды,ә мин сорау тездем,
Килде минем барсын аңлыйсым;
-Җан күренми,ул бит матди түгел.
Ничек аңа уклар кадалсын?...
Кызык инде әнкәй, бигрәкләрдә
Әкиятләр белән сөйләшә,
Күккә карап дога укый укый,
Әллә кемнәр белән серләшә...
Вакыт үтте,миндә үсеп җиттем,
Нәнәй инде яман картайган.
Көче беткән, элекечә түгел,
Сәламәтлек инде янтайган.
Менә шунда күрдем, нәнәй картлыгын,
Әнкәемнең көчле кулында.
Нәнәемнең тыныч картлыгы
Булган икән кызы, улында...
Бәлигъ булдым,тормыш кордым,
Бер-бер артлы балаларым туды.
Нәкъ менә әнкәй сөйләгәнчә инде,
Җирем, дөньям, өем нурга тулды.
Белдем шунда, бала өчен, кирәк булса,
Күтәрәсең икән дөнья ташларын.
Үз үземне онытып, кайчакларда,
Алар өчен яши башладым.
Йөрәк пәрәләре, бавыр ите икәнен дә,
Балам тугач кына аңладым.
Әнкәй, иртә киттең дөньялардан,
Картлыгыңны кулга алмадым...
Әнкәй бәгъерем, аңладым мин барсын,
Ходай үзе миңа аңлатты.
Башта чиксез бала бәхетләре биреп,
Тартып алды минннән, алдатты.
Хәрбер әйткән сүзең раска килде,
Күрдем сөю җимешенең татлысын.
Туры килде тагын татырга,
Тормыш дигәненең ачысын.
Аңладым мин, ничек итеп җанга,
Утлы укның үтеп кергәнне.
Бер кемгәдә насыйп булмасын,
Күрсәтмәсен, минем күргәнне.
Иң ачы ук, бала кайгылары икән,
Туры кадап, җанны яндыра.
Тынгылыкны ала, утка сала,
Төпкә төшеп, көлгә калдыра.
Җан ярасы саркый, тынгы бирми,
Йөрәк әрневенә кирәк түзәргә.
"Вакыт үткән саен җиңелерәк булыр",
Ышанмыймын шушы сүзләргә.
Вакыт үткән саен миңа авырырак,
Бигрәк авыр көндез,кич кырын...
Сагынуга чыдар әмәл калмаганда,
Мендәр каплап биткә, кычкырам...
Улыкаем минем, балакаем,
Уйларымнан минем китмисең.
Тулы бәхет өчен бу дөньяда,
Тик син генә миңа җитмисең.
19.10.2024
Вәкилә Фазылова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6