Хет бер көнгә кайтчы яннарыма,
Җәйге җылы, матур кичләрен.
Йөрәгемә сыймый, ташып чыга,
Сиңа булган сөю хисләрем.
Хет бер көнгә кайтчы яннарыма,
Көз көнендә,кошлар киткәндә.
Өйнең тәрәзләре генә шаһит,
Сине өзелеп һаман көткәнгә.
Хет бер көнгә кайтчы яннарыма,
Буран каплап киткән юллардан...
Зәңгәр күккә очып менеп китәм,
Синең хакта кайчак уйлардан.
Хет бер көнгә кайтчы яннарыма,
Язгы сулар ташып куйганчы.
Хисләремнән шашып кочар идем,
Сөяр идем сине туйганчы.
Хет бер көнгә кайтчы яннарыма,
Язмышлардан узмыш юк, беләм.
Тик йөрәктә саклыйм өметемне,
Хисләремне, сагыш моң белән.
Хет бер көнгә кайтчы, улыкаем,
Сагынуга түгел чыдарлык.
Әле һаман синең исән булуыңа,
Кайтырыңа яшим ышанып.
28.08.2024
Вәкилә Фазылова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9
аналарга, яшлэй тол калган хатыннарга, этисен коткен сабыйларга..