Килеп җиткән Яңа ел белән, Дусларым !
Наилә Аюпова
Яңа елда килсен сезгә
Бәхет, шатлык, куаныч,
Киңлек, тиңлек, саф мәхәббәт-
Күңелеңә юаныч.
Ышаныч килсен мул булып,
Өметле булсын бу ел !
Һәр гаиләдә бала тусын,
Үрчемле булсын быел.
Тигезлек булсын, игезлек,
Туган-туганын тапсын,
Исәнме, дип, якты уйдан
Күңел тәрәзен каксын.
Ил күге аяз, саф булсын,
Милләтләр булсын бердәм !
Кем бусаң да кеше бул син !
Кеше булуда бар ямь.
Мәләвез, 2019, 25.12.