Нурия ИЗМАЙЛОВА
ӘНКӘЙЛӘР
Ата каз куса да ысылдап,
Йә усал кигәвен чактисә,
Йөгердек: "Әнкәйгә әйтәм!" – дип
Һәм әйттек түкмичә-чәчмичә.
Әнкәйсез куркыта көч юкта
Кәҗә дә, бака да, черки дә.
Шәп була чәнечке, кычыткан,
Йә кулга, йә күзгә чүп керә.
Ул зур-зур малайлар дисеңме! –
Үчекли күрсәтеп телләрен!
"Әнкәйгә әйтәм!" – дип кычкырсаң,
Зураеп ук китә йөрәгең!
Йөрәгең ни хәлдә соң, әнкәй?
Калгансың син хәзер бәләкәй.
Көчсезгә барсы да көчлеләр –
Чакмыймы кычыткан ишеләр?
Саклауга, яклауга мохтаҗдыр –
Хәле дә чамалы, хәтер дә.
Җитәкләп йөртсәң дә, тамандыр,
Сүз табып ләкин ни әйтергә?..
Үпкәчел баладай, еларга
Керфектә күз яше гел әзер,
Юкка да кайгыра, куана –
Көчсез дә, көйсез дә шул