САГЫНДЫМ, БИК САГЫНДЫМ, СИНЕ, ӘНКӘЕМ.....
Озакламый авылыма кайтам
Куркып торам әле кайтырга.
Хәтирәләр йөрәгемне телә
Әнкәем юк каршы алырга.
hәрбер почмак саен- әнкәм эзе
Тик үзе юк - ничек түзәргә?
Әнкәемне өзелеп сагынудан
Йөрәк кылым тора өзелергә.
Вакыт дәва диләр- дөрес түгел,
Яшисең син барыбер өзелеп.
Сиңа газиз булган кешеләрне
Буламы соң...булмый онытып.
Тик сурәттән генә әнкәй хәзер
Шатлангандай карап тора миңа.
Озакламый кайтам, әнкәй-бәгърем,
Ник дәшмисең инде кызыңа?...
Телефондагы синең номерыңны
Көн дә җыя минем бармаклар.
Тик җавап юк...Җир астыннан
Ишетелмидер шул тавышлар...
Сагындым, бик сагындым, әнкәй
Өзелепләр килә күрәсем.
Елый-елый үбеп кочаклыймын
Кулымдагы си