(барлык апалы кешеләргә багышлыйм..шулай ук шигырем апам кебек күргән Гарифабану апага да хормәтем булып барсын әле..)
А пам сиңа ,рәхмәтләрем юллыйм
П ар канатларыгыз сау булсын.
А тлаганда тормыш ызаныннан
М атурлыклар гел юлдаш булсын..
А пам,теләгем кабул булсын!
А пам диеп сөенәм булганыңа..
П өхтәлеккә өндәдең мине
А к өметләр багладың син миңа,
М актанырга урыным бар иде,
А пам белән көннәр тар иде..
А ламаны оныт,яхшыны сөй диеп
П ыр тузар идең син аңлатып.
А кыл белән яшә сеңелем !,диеп
М атур итеп әйттең һәрвакыт!
А пам ,сиңа торам шаккатып!
А кылларың миңа сабак булды
П ыскып янмас өчен тормышта.
А лга куеп бары яхшылыкны
М ең рәхмәтле булдым язмышка.
А й сокландым күңелең аклыкка!
А пам ,горурланам синең белән
П ар былбыллар бәхете телим.
А й ,йолдызлы төннәр насип булсын
М әхәббәтле гомерләр телим!
А пам минем,шат яшә димен!!
автор Алия Султан.Италия

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1