МИНЕМ БӘХЕТ БАЛАМ КУЛЫНДА...
Ул бәхетле булса, мин бәхетле,
Минем бәхет балам кулында.
Раббым минем, бәгырь җимешемнең
Фәрештәләр торсын юлында.
Күзләрендә сагыш-моңын тойсам,
Тән ярасын күрсәм баламның,
Тормышымның бер кызыгы калмый,
Газап утларында янамын.
Балаларым тик бәхетле булсын,
Шушы теләк уйда, күңелдә.
Йә Ходаем, насыйп итә күрмә
Бала борчуларын күрергә.
Һәр ананың бәхет ачкычлары
Кайнар учларында баланың.
Балаларым, сезгә чын күңелдән
Олы бәхет теләп каламын! (Гөлара Шәрипова)