Син әнием,
Котлап быел миңа дәшмисең.
Дәшер идең, мотлак.Ераксың шул.
Син күкләрдә ,хәзер, яшисең.
Изге теләкләрең ишетмәгәч,
Туган көнгә күңел сөенми.
Иң яраткан кыш аеның ,хәттә,
Бизәклере күзгә күренми.
Син йөрегән урам буйлап барам,
Кар каплаган синең эзләрне.
Җил истеме ,кинәт?Әниемнең,
Ишетелде кебек сүзләре:
-Борчылмачы ,балам,мин яныңда...
Иркәлимен сине, җил булып.
Энҗе карлар булып мин шаярып,
Уйныйм керфекләреңә кунып.
Еламале,балам,бәйрәмеңдә...
Сабыр кызым идең бит син гел...
Мин күкләрдән, сиңа, бәхет теләп
Күзәтермен һәрчак,шуны бел...
Җәйләр җиткәч,мин күбәләк булып
Янбакчаңа очып килермен.
Ә бүгенгә бәйрәм уңаеннан
Төшләреңә синең керермен.
Әлфидушечка Хаматнурова (Низамова)

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев