(әкият)
Беренче бүлек.
Маймыл кәгазгә язып,
Имзанны раслап куеп,
Өчпочмак ясап төреп,
Сургуч печатен коеп.
Хатны каргага биргән
Әтәчкә җиткер дигән.
Тора биек бер тирәк,
Тирәк янында кетәк.
Шунда яши яшь әтәч,
Кычкыра ди, таң аткач.
"Очып бар шул кетәккә,
Чакыр аны кунакка.
Мин аны каршы алам,
Юлына салам салам.
Кырык тавыгы белән
Йөрсен саламлы юлдан
Килеп җитсен тиз ара
Кар каплаган аланга."
Карга кәгазне кабып,
Ала канатын кагып.
Китеп барды, ул очып
Килеп кунды тирәккә,
Тирәкнең, ул башына
Кетәкнең каршысына.
Әтәчне күреп алды,
Бер мәлгә тынып калды.
Кар-кар, диеп, кычкырып,
Кәгазен, ул, очырып,
Торды карап очканын
Кайда барып төшкәнен.
Кетәкнең бусагасы
Азрак биекләү тора
Шул бусага өстенә
Имзам кәгазе куна.
Кызыл, бик, матур әтәч
Кәгазне күреп кала.
Канаты белән алып,
Томшыгы белән ачып,
Язган хәбәрне укып,
Таш булып әтәч катып,
Тавыкларына карап
Тора ул уйга батып.
"Төнге сәгать унике,
Бездә тирән төн инде.
Күрмибез шул без төндә
Ничек чыгарбыз юлга"-
Диеп әтәч уфтана
Шуңа йөрәге яна. ( давамы бар.)
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2016 ел.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 50