Бәхет үлчәве
Гомер илә, үзем белгән көннән,
Бәхет тели миңа бик күпләр.
Күзем ачу белән, таң нурыннан
Бәхет көтә җаным һәр иртәм.
Килер кебек, килми калмас димен,
Һәр адымым юрыйм бәхеткә.
Берәү уйлыйдыр ул бәхет диеп,
Менеп утыруын тәхеткә.
Ә мин гел үзгәмен, җаным башка –
Бәхетемне көтәм бик серле.
Әби әйтә иде: үзең тапкан
Бәхет була кыйммәт, кадерле.
Аңлыйм кебек, һәм дә икеләнәм,
Нәрсә соң ул бәхет, чынлап та?
Берәү бер бәхеткә өметләнә,
Икенчегә җитми унлап та.
Бармы аның төгәл бер үлчәме,
Йә булмаса, гадел үлчәве?
Бәхет әйләнгәндә учларыңда
Түзмәс кебек, түзмәс күчәре.
Нәрсә соң ул бәхет, тотар кошмы,
Йә булмаса, алмаз, алтынмы?
Алмаз, алтыннарда ялтыраган,
Сиңа яратылган хатын