Соңгы сүзем.
Әжәл янда йөри, кайтып булмас
Яннарыңа әнкэй кадерлем,
Җылы сүзлэр белән искә алың
Чит жирләрдә калса каберем.
Мәңгелеккә күзем йомылганчы
Мин ашыгам сөйләп калырга,
Өметем бар иде, җиңеп кайтып
Кочагыма сине алырга.
Ярдәм эзләп як-ягыма карыйм
Кыймылдата алмыйм кулымны.
Дошман уты мәрхәмәтсез өзде
Туган якка кайтыр юлымны.
Хәлләремне сиңа хәбәр итәр
Ак болытлар күктән агылган,
Өзгәләнмә әңкәй җаным, димәк
Тәкъдиремә шулай язылган.
Яннарыңда чакта аңламыйбыз
Җылы ашларыңның тәмнәрен.
Мин булмагач әңкәй тоялмассың,
Табалмассың донья ямьнәрен.
Кичер мине әйткән булсам әгәр
Рәнҗетердәй авыр сүзләрне,
Соңгы тапкыр зәңгәр күккә карап
Мәңге