Бер төн эчендә бу кызганыч хабәр халыкны шау-гөр китерде! Кичә татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы, Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова якты дөнья белән хушлашты.
Кеше күтәрә алмастай кайгының никадәр авыр икәнен үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр... Чыннанда, бу бик зур югалту! Вәсилә талантлы җырчы гына түгел, ул ачык һәм ихлас күңелле, искиткеч юмарт, акыллы әни һәм сөекле тормош иптәше иде. Аны белгән һәр кемнең күңелендә ул якты әдәпле кеше булып калачак!
Гаиләсенә, якыннарына чын йөрәктән сабырлык телибез, олы хәсрәтләрен уртаклашабыз. Яткан гүрләре киң, якты, иман нурлы булып, урыннары оҗмах түрләрендә булса иде!
Үзенең гомере кыска булса да, җырла