Кем өчендер мин бик усал идем!
Усал булмый кая барасың?!
Колач җәеп каршы алмый шәһәр
Саф күңелле авыл баласын...
Ак хыяллар төяп чемоданга,
Ал күзлекне элеп борынга,
Уналтыда чыгып киткән идем
Таш калага студент булырга!..
Ничек югалмаган шул юлларда?!
Исең китеп, хәйран калырлык.
Төс-биттә дә, сөйләмдә дә безнең
Ярылып ята иде авыллык...
Ни язы юк, ни кышы юк шунда -
Табалмадым ямен каланың...
Ниләр эзләп монда килгәнмен дә,
Ниләр көтеп монда калганмын?!
... Хәер, һәрбер битен күз яшьләре юды
Кич утырып язган хатларның:
"Кайтып китәм таш каланы ташлап,
Һичъюгында сыер савармын!"
...Әй, искә төшсә юләр студент чаклар
Бер еларсың... шашып көләрсең:
Ни телефон, ни бер таныш җан юк -
Акча