ПАРЛАП КАРТАЕГЫЗ!
Яшь чагында, яшьлек белән үтә,
Бәхет булсын икән картлыкта...
Капкаң ачып керер кешең булсын,
Ялгыз ачылмасын ялгыш та.....
Чәй эчәргә кара - каршы, тәмләп
Кешең булсын һәрчак яныңда....
Тәме булмагандай ялгыз чәйнең,
Ял күк булмый диләр, ялың да....
Озын төнне берьялгызың булсаң,
Юк, сизелми икән шатлык та....
Бәхет - үзе диләр, парлап барсаң,
Җитәкләшеп матур картлыкка...