Туган йортка озак кайтмый торсак,
Әнкәй аңлый безне, кичерә.
Кайтыр юлга чыктым, әнкәй, дигәч,
Каршы алырга дип йөгерә.
Күрешкәндә, сөенечтән көлә,
Сагышларын эчкә яшереп.
Өйгә керәм.Тәмле хуш ис килә,
Әнкәй куйган ашын пешереп.
Мунча яктым, әйдә, җыен, диеп,
Суза шунда сөлге, сабынын...
Их, әнкәем, белсәң икән ничек
Мин дә сине өзелеп сагындым!
Өйдә рәхәт әнкәй сүзен тыңлау,
Кирәк икән - сорыйм киңәшен...
Күп чакларда онытылып кала
Рәхмәт сиңа, әнкәй, диясем...
Ачуланма, әнкәй, киреләнсәм,
Дөрес диптер, эшлим үземчә.
Минем шатлыгымны күрерсең син,
Көтик әле өмет өзмичә.
Әнкәй, җаным, син булганга бит мин
Яшим җылы тоеп күңелдә.
Син булганга, минем иртәләрем
Якты, нурлы булып күренә.
Р