
Бала!!!
Аңлап бетмисең шул -
Анаң өчен син бик кадерле...
Исән чакта, анаң исән чакта
Күрсәт аңа хөрмәт,
кадерне...
Әниләрнең күңелләре йомшак
Көтә сездән көн дә игътибар.
Бер җылы сүз, җылы караш көтә,
Күңелендә аның моң һәм зар.
Син дип яши анаң, син дип көя,
Тели сиңа бары изгелек.
Исән чакта кадерләрен белеп
Күрсәт аңа син дә игелек!
Бер минутка истән чыгармыйча
Бар эшеңне куеп кырыйга
Әниеңә көн дә сәлам юлла,
Юл калдырма аңа боегырга.
Фәнзилә Шәрәфетдинова

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев