Мин үпкәлим...? Юк,мин үпкәләмим,
Ак җәймәләр инде үткәнгә...
Язмыш мине бүләкләде инде.
Сабыр булып кына көткәнгә...
Мин ышанмыйм...? Кемгә ышанырга...?
Ялган белән тулган дөньяда...
Үзеңә дә хаттә ышанма-дип,
Киңәш бирер идем сиңа да...
Мин усалмын...? Кемгә ничек инде,
Язмыш мине шулай өйрәтте...
Аш атсам да-миңа таш атканга,
Башым тишеп күпме йөдәтте...
Мин елыйммы...? Әйе була кайчак,
Җаным әрнеп яшем тамганы...
Эчтә җыеп яту кирәкмидер,
Шулай кими йөрәк янганы...
Мин гашыйкмы...? Әйе, янда минем,
Язмыш биргән тормыш бүләгем...
Каермасын гына язмыш җиле,
Шушы җирдә-минем теләгем...!!!