БУМЕРАНГ
4 бүлек
Әсхия Абдуллина/Костикова/
Тикшерүче, чынлап торып, үз эшенең югары дәрәҗәдәге профессионалы булып чыкты. Тырышлыгы тәки бушка китмәде, Зөлфәтне 1 елдан азат итүгә иреште. Алай гына да түгел, гаепле егеткә, өстәге туганының ярдәме дә булышмады, ул рюкзагын асып, ерак җиргә китеп барды. Аның гаебе белән кеше инвалид калуны да исәпләп, биш елга утырттылар. Алдашып, Зөлфәткә яла ягучыларны дә закон урап узмады, фәлән дистә мең штрафларга тартылып, өйләрендә чын - чынлап бураннар купты. Улларының исән - имин котылуы хөрмәтенә Зөлфәтнең әти - әнисе авылның олы агайларын җыеп Корьән ашы уздырды. Кунаклар таралганнан соң, Зөлфәт кире шәһәргә китү турында сүз кузгатты. Әнисе, бер и