Нишләр идең...
Нишләр идек икән без?
Беркөн килеп әгәр әйтсәләр.
Азга гына , теге доньядан,
Әниеңне кайткан дисәләр?
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Ыргыр идем башта кукләргә.
Кычкырыр идем кукне ярып,
Ишетелсен өчен купләргә.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Бер Аллага ялына, ялына,
Чабар идем абына, абына,
Кайтып җитәр өчен янына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Рәхмәт укыр идем барсына.
Гафу сорар идем барсы өчен,
Мин тезләнеп әни каршына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Башны куеп аның алдына,
Кулын битләремә тидереп,
Иркәләнер идем аз гына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Мин йоклатмас идем әнкәйне.
Авызына гына карап торыр идем,
Әни ни сөйләгәнне, әйткәнне.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Чәйләр эчәр идек утырып.