24.11.2024
Ана - бөек исем! Аларсыз
Дөньяның яме бетә.
Әниләрнең гомере
Бала кайгыртып үтә.
Рәхмәтле бала гына
Бәхетле тормыш итә.
Әнинең изге догасы
Гомер буена йөртә.
1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Аналар көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, республикасында, илебездә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә.
Тукай авыл клубында да аналар көне уңаеннан "Ана-бөек исем "дигән баш астында кичә үткәрелде. Кичәдә әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар тыңланды.Бакыйлыкта булган әниләребезне искә алып,аларның рухларына догалар кылынды. Мәкальләр һәм табышмаклар ярдәмендә әниләрнең зирәклекләре һәм тапкырлыклары сыналды, кызыклы уеннар уйнатылды. Чәй табыны артында беребездән-беребез уздырып, балаларыбыз - оныкларыбызның шатлыклары белән бүлештек.
Шундый җылы мөгаләмәдә үткән бәйрәм киче җаннарыбызга рухи байлык бирде.
Бәйрәм белән хөрмәтле әниләр! Көннәребез, иллэребез тыныч булып, әниләрнең күзләре бары тик шатлык яшьләре белән чылансын.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев