Язлар булып җырлап килдем Җиргә,
Язлар булып җырлап китәрмен..
Чәчәкле яз булып тормышыңда,
Бер мизгелдәй күренеп үтәрмен.
Чәчәкле яз,иркә назлар булып,
ЙӨрәгеңә юллар салырмын..
Сүнмәс хисләр,айлы кичләр булып
Мәхәббәтең булып калырмын.
Язгы ташкыннардай,шаулый,шаулый
Йөрәгеңдә җырлап агармын..
Якты хисләреңдә,айлы кичләрендә
Сүнмәс йолдыз булып янармын.
Язлар булып,җырлап килдем Җиргә,
Язлар булып җырлап китәрмен..
Күрәчәкне күреп, сөячәкне сөеп,
Бер мизгелдәй күренеп үтәрмен.
Машковская Фридә.