Төшләремә керә әнкәй,
Гел матур итеп көлеп
Минем генә юксынудан ,
Тора елыйсым килеп.
Юата да ,елата да
Ул бит төшемә кереп.
Аңлата да,кисәтә дә.
Дөрес киңәшен биреп.
Ә кайчакта,моңсу гына
Карый бары күзләргә.
Әйткән кебек" Фанилыкта
Тырыш, кызым, түзәргә!
Бакыйлыкта да аналар
Бала өчен янадыр...
Фәрештәләр дигәнебез
Мөгаен,ул АНАдыр"