Һәр кешегә ошап бетеп булмый,
Ошарга да һич юк теләгем.
Кеше ни әйтер дип яши-яши,
Ярты гомер узган, сизмәдем.
Гаеп эзләүчеләр тапмый калмый
Тырнак астындагы керләрне.
Юхаланып, җанын бирер була
Алыр өчен синнән серләрне.
Ошыйм диеп, күпме тырышсаң да,
Яратмаган сине - яратмый.
Күпме изгелекләр эшләсәң дә,
Рәхмәт әйтми, син дип җан атмый.
Яшә икән бары үз җаеңа,
Аера бел дусны, дошманны.
Бәяли бел кеше яхшылыгын,
Үтәп яшә Раббым кушканны.
Иң мөһиме сәламәтлек булсын,
Һәм тынычлык булсын җаныңда.
Үзең ничек- кешеләр дә шундый,
Рәхәт булсын синең яныңда.
Зилә Казанская