Егетләр китә хезмәткә...
Егетләр китә хезмәткә,
Газаплана әниләр:
"Имин генә кайтсын", диеп
Тели изге теләкләр...
Солдатта булган егеттә -
Барлык терәк, ышаныч.
Улы хәрби хезмәт үтсә -
Әтиләргә куаныч...
Кайчан гына туган иде,
Егеткә әверелгән...
Дипломын алган кулына,
Белемнәрен төпләгән ...
Зур эшләргә тотынганчы
Бурычын үтисе бар:
Ирләр яүгир булып туа...
Әни күңелендә - зар...
Изге теләкләрен тезеп
Улларын озаталар...
Кайнар яшьләрен күрсәтми
Ярсуларын тыялар...
Өмет-ышанычны аклап
Уллары кайтып җитәр,
Әти-Әни йөрәгендә
Шик-шөһбә шул чак бетәр...
Әлегә, барлык доганың
Укыйбыз белгәннәрен.
Ризалыкта кабул итеп
Аллаһның биргәннәрен...
22.11-06.12.2025


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3