Туган авылым Кыйгазы.
Сагнып кайтам авылымнын,
Су буйларын тауларын.
Биек тау башыннан чыккан,
Изге чишмә суларын.
Эх авылым Кыйгазы,
Болыннарын, кырларын.
Ничә буын халык яши,
Эчеп изге суларын.
Чылтрап урман эчләреннән,
Агып төшә Илтәчем.
Сина барып җитәр өчен,
Бер җирдә юк киртләчен.
Эх авылым Кыйгазы,
Тушкыр буе тал тирәк.
Шунда тәгәрәп уйнап үстек,
Читтә нишләмәк кирәк.
Яз җиткәнен көтеп алдык,
Менәргә тау башына.
Әниләр безне кузәтте
Кулын куеп кашына.
Эх авылым Кыйгазы,
Кичке гармун тавышы.
Тау башында очырашып,
Күпме гашыйк кавышты.