ӘЙТЕРГӘМЕ, ӘЙТМӘСКӘМЕ?
Һәр кешенең тормышында аның үзе яки гаиләсе өчен бик мөһим саналган, кайчакта хәтта язмышын хәл итәрдәй дәрәҗәдә бик әһәмиятле тоелган вакыйгалар һәм хәлләр була. Менә шундый вакытта кайберәүләр нәзер әйтә. Гадирәк аңлатканда, НӘЗЕР УЛ – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘГӘ БИРГӘН ВӘГЪДӘ. Гадәттә, кеше ниндидер эшнең уңышлы башкарылуын теләп, яисә берәр туганы яки баласы җитди авырып киткәннән соң аларның сәламәтләнүен өмет итеп, шулай ук нинди дә булса бәладән котылам дип яки ниндидер мәсьәләсе хәл ителсен дигән ният белән нәзер әйтә.
Нәзер төрле була: кемдер, “максатыма ирешсәм, фәлән сумда сәдака бирер идем” дисә, башка берәү “улым исән-имин әйләнеп кайтса – фәлән көн ураза тотар идем” дип ышандыра, әмма иң еш әйтелә торган нәзер ул – Аллаһы Тәгаләгә “корбан чалыр идем” дип вәгъдә бирү. Вәгъдә бирелде, ләкин аны бит үтәргә кирәк... Халык мәкалендә дә: “Әйттеңме нәзер? – Үтә хәзер!” – дип юкка гына диелмәгән... Әмма кайбер очракларда кеше әйткән нәзерен йә оныта, йә истә тотса да үти алмый, һәм шул сәбәпле гөнаһлы була. Шуңа күрә нәзер әйтү тыелмаса да галимнәр аны әйтмәү хәерлерәк дип аңлатма бирә.
✓ Димәк, нәзер әйтер алдыннан шуны яхшы белергә кирәк: Аллаһка нинди дә булса вәгъдә бирдеңме - ул үтәлергә тиеш. Үзенең соңгы изге Китабы Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә “әйткән нәзерне үтәү ул – иманлы, тәкъва кешеләрнең сыйфаты” дип билгели (“Инсан” сүрәсе, 7 аять). Нәкъ шуңа күрә чын мөэмин-мөселман нәзердә билгеләп үтелгән максатына ирешкәннән соң (үзе яки якыны авырудан савыкканнан соң һ.б.) нәзерен үти алмаса, аңа беренче мөмкинчелек булу белән ышандырганын үтәү тиешле була.
✓ Әгәр кеше ышандырган нәзерен үти алмыйча үлеп китсә, аның Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә иткән нияте калган балалары, яки туганнары - якыннары өстенә күчә.
✓ Нәзер корбаны чалыныр алдыннан да, чалганнан соң да аерым укыла торган догасы юк. Гаеттә чалына торган вәҗеб корбанны чалгандагы кебек: “Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиин ләә шәриикә ләһ”, – дип дога кылып кую дөрес була. (Тәрҗемәсе: “Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр”). Соңыннан шундый ният әйтелә: “Йә Раббым, ошбу нәзер корбанын Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл!”. Аннан соң чалучы “Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!” – диеп, корбанлыкны чалып җибәрә.
✓ Нәзер итеп корбан чалган кешегә аның итен ашау тыела. Алай гына да түгел, аның якыннарына, гаилә әһелләренә дә бу итне ашарга ярамый, чөнки мондый төр корбанның ите матди ягы авыр, ярлы гаиләләрнең хакы булып санала һәм тулысынча мохтаҗларга өләшенергә тиеш.
✓ Гает көннәрендә генә чалына торган төп (вәҗеб) корбаннан аермалы буларак, нәзер корбанын ел әйләнәсендә чалырга мөмкин. Корбан гаетендә чалырга ниятләнсә, аны нисабка ия мөселманның өстендә булган вәҗеб корбаннан соң икенчесе итеп чалырга тиешле була. Андый мөмкинлек юк икән, димәк, нәзер корбанын башка вакытка калдырырга кирәк.
✓ Бала туу шатлыгыннан һәм бала биргәне өчен Аллаһка шөкер итү йөзеннән чалына торган гакыйка корбаны белән дә шул ук хәл: аны Корбан бәйрәме көннәрендә чалына торган корбан белән бутарга ярамый. Нисабка ия булган кеше баласына атап корбан чалып, мәҗбүри корбанны чалмаса – гөнаһлы була. Беренче эш итеп, мәҗбүр корбанны чалырга кирәк.
========
Шулай итеп, нәзер корбаны ул – кеше үз теләге белән үзе өчен вәҗеб, ягъни мәҗбүри иткән корбан. Алда билгеләп үтелгәнчә, нәзерне үтәү – аны әйткән кеше өстеңдәге бурыч, һәм ул шушы бурычны үтәмәсә, Аллаһ каршында гаепле була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм мөселманнарга үз өсләренә артык йөк алудан сакланырга кушты. Кайбер кешеләр авыр чакта нәзер әйтәләр, әмма хәлләре яхшыргач, аны оныталар да савап урынына үзләренә гөнаһ алалар. Кайберләүләр хискә бирелеп, үз өстенә көчләреннән килмәгән авыр йөкләмәләр алып нәзер әйтәләр дә аннары шуны үти алмыйлар. Шуңа күрә динебездә нәзер әйтүгә караганда борчыган мәсьәлә буенча Аллаһка мөрәҗәгать итеп ихлас дога кылу хәерлерәк санала.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев