Юк, дусларым, без карт түгел әле,
Дөрес, яшьләр бара баруын.
Кан басымы әзерәк югарырак,
Еш сизәбез йөрәк талуын...
Беләм, яшьләр арта, җыерчыклар,
Чал чәчләр һич безне бизәми.
Кул - аяклар, яшь чактагы кебек,
Җиңел генә эшләп китәлми.
Без карт түгел әле, сыннар үзгәрсәдә,
Көзгеләргә без бик карамыйк.
Аллабызның шөкере белән яшәп
Таякка да әле таянмыйк.
Балаларыбыз үсте, оныклар бар,
Көлешеп йөгерәләр яннарда.
Якын дуслар да күп, туганнар да,
Тагын нәрсә кирәк безгә доньяда?
Юк, без карт түгел, тәннәр үзгәрсәдә,
Җаныбыз, күңел әле һаман яшь.
Яшәү шарты яхшы, дәрәҗә бар,
Югалтулар гына хәзер еш...
Язмышка һич зарланмыйкчы әле,
Бармасада шома бу тормыш.
Бәхетле без, үкенерлек түгел,
Озакка булсын иде бу барыш...
Шулай дуслар, без карт түгел әле,
Күптән яшәсәктә көзләрдә.
Тик кайгылар гына урап үтсен иде,
Сүндермәсен нурны күзләрдә...
Фәридә Гимаева Уфа

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1