РӘХМӘТ
Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә,
Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә,
Керфек какмый үткән озын төннәреңә,
Сөрт яшеңне - ул килешми күзләреңә!
Үзең капмый ризыгыңны биргән өчен,
Моң-зарымны минем шундук сизгән өчен,
Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен ,
Рәхмәт, әни, сиңа барысы-барысы өчен!
Рәхмәт, әти, көрәк кебек кулларыңа,
Безнең өчен үткән авыр юлларыңа,
Матур тормыш күзаллаган уйларыңа,
Чәчләреңә чал төшергән елларыңа!
Рәхмәт, әти, һәрчак җылы оя өчен,
Гаилә дигән нәни генә дөнья өчен,
Безне кеше итәр өчен түктең көчең,
Рәхмәт, әти, сиңа барысы- барысы өчен!
Олы юлга мине зурлап озаткан өчен,
Иңнәремә пар канатлар таккан өчен,
Таш дивардай ныклы терәк булган өчен,
Рәхмәт әйтеп